15–17 октябрь көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Форум кысаларында басма һәм электрон матбугат вәкилләре “Татмедиа” республика агентлыгында остаханәдә катнашты.
Делегатларны “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Остаханәне “Татмедиа”ның Медиа директоры Алсу Исмагыйлева һәм “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров алып барды.
Чара барышында журналистлар медиасферадагы заманча юнәлешләр, материалны визуаль яктан бизәү, аудитория белән нәтиҗәле элемтә булдыру һәм журналист эшчәнлегендә нейрочелтәрләрне куллану турында фикер алыштылар.
Катнашучылар очрашуның практик файдасын, реаль тәҗрибәгә нигезләнгән киңәшләрне аеруча югары бәяләде.
Форум кысаларында остаханәләр берничә юнәлештә уза: телевидение, радио, басма һәм электрон матбугат, блогинг. Бу исә һәр катнашучыга үз юнәлешенә туры килгән файдалы белем алу мөмкинлеге бирә.