Бүген Тукай районының Яңа (“Новый”) посёлогында Рафит Наил улы Муллаянов белән хушлашу мәрасиме узды. Илебез иминлеген саклап махсус хәрби операциядә вафат булган батыр сугышчы белән саубуллашырга мәрхүмнең әнисе, туганнары, тол калган тормыш иптәше, дуслары, бергә эшләгән коллегалары, җирле хакимият вәкилләре, хәрбиләр җыелган иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән хушлашу сүзен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов җиткерде.
Рафит Наил улы 2020 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессында эшләде. 2025 елның март аенда үз теләге белән контракт төзеп хәрби хезмәткә китте. Шат күңелле, ярдәмчел, милли җанлы хезмәттәшебез безнең күңелләрдә иле өчен гомерен кызганмаган батыр булып мәңге яшәр.
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы мәрхүмнең гаиләсенә, туганнары һәм якыннарына сабырлык тели. Рафит Наил улының урыны оҗмахта булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!