Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Баулы халкы төрлечә ярдәм итеп, җиңүне якынайтырга тырышалар. Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы җирлеге оешмасы дә Ватанны саклаучы яугирләребезгә төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыша. Бердәмлектә – көч, дигән девиз белән Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Бөтендөнья татар конгрессның Баулы җирлеге оешмасы җитәкчесе Йолдыз Шакирова җитәкләгән “Асылъяр” вокал ансамбле бүген хәрбиләр өчен күчтәнәч посылкалар һәм шифалы үләннәрдән “Туган як” чәе әзерләделәр.
Һәр чәй тартмасына йөрәк җылыбызны кушып, догалар укып, теләкләр теләп тутырдык.
Йолдыз Шакирова