Бүген, 16 октябрьдә, VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Арча муниципаль районына юл тотачак. Арча районында журналистларны бай программа көтә. Иртән делегатларны район чигендә каршы алачаклар, шуннан соң алар Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда , «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә, җирле радиода булачаклар. Программада-Арчаның 6нчы урта мәктәбе эшчәнлеге белән танышу да көтелә. Төшке аштан соң форумда катнашучылар югары һәм Урта Курса авылларына юл тотачаклар, анда Габденнасыра Курсави исемендәге музей һәм «Мөхәммәт »мәчетендә булачаклар. Аннары делегация Гөберчәк авылында, язучы Мөхәммәт Мәһдиев музеенда һәм Сикертәндә Галиәсгар Камал музеенда булачак. Сонрак Сикертәндәге ат фермасына да бару көтелә.