tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы бүген дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Әлки районы бүген дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Әлки районы бүген дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Әлки районы бүген дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды. 14 нче ноябрь көнне укучылар, укытучылар, әти-әниләр, Ак калфаклылар татарча диктант яздык. Диктант язуда барлыгы район күләмендә 600 кеше катнашты. Үзәк диктант язу пункты итеп Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе билгеләнде. Диктант текстларын гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары, “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе укыды.

Диктант язарга килүчеләрне милли киемнән киенгән укучы кызлар һәм егетләр каршы алды. Түгәрәккә басып татар халкының борынгыдан килгән уеннарын оештырды алар. Уенга кунаклар да кушылды. Ә актлар залында кунакларны укучылар хоры каршылады. Диктант язарга килүчеләр белән бергә ” Туган тел” җырын башкарды алар.Гимназия укучыларының чыгышларын тыңлаганнан соң укучылар, укытучылар, килгән әти-әниләр, “Ак калфак” оешмасына йөрүче ханымнар кабинетларга таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*