tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленара Кутеева җитәкчелегендәге делегация Казакьстан Республикасының Актүбә шәһәренә эш сәфәре кылды
Ленара Кутеева җитәкчелегендәге делегация Казакьстан Республикасының Актүбә шәһәренә эш сәфәре кылды

Ленара Кутеева җитәкчелегендәге делегация Казакьстан Республикасының Актүбә шәһәренә эш сәфәре кылды

2025 елның 15 ноябрь көнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетның чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы Л.Р.Кутеева җитәкчелегендәге делегация Казакьстан Республикасының Актүбә шәһәренә эш сәфәре кылды.

Сәфәр кысаларында делегация әгъзалары Актүбә өлкәсе эчке сәясәт идарәсенең җитәкче урынбасары Арыстанбек Тулеуов белән очрашты һәм Актүбә өлкәсе татарлары һәм башкортларының “Мирас” этномәдәни берләшмәсенең 30-еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Тантаналы чаралар вакытында шулай ук “Язгы моңнар” җыр һәм бию халык ансамбленең 60, “Сәйлән” вокал-хореографик ансамбльнең 30, Гайнан Кормаш исемендәге татар якшәмбе мәктәбенең 25, “Мирас” яшьләр канатының 20 еллыклары да бәйрәм ителде.

Кичәдә Ленара Кутеева Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткереп, Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Кичә дәвамында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать әһелләре милләттәшләребезгә халкыбызның милли җыр-моңнарын бүләк иттеләр.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*