tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XV махсус Г. Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсының мәдәни-мәгариф форумы узды
Казанда XV махсус Г. Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсының мәдәни-мәгариф форумы узды

Казанда XV махсус Г. Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсының мәдәни-мәгариф форумы узды

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән 2025 елның 10 ноябреннән 12 ноябренә кадәр Казанда Г. Тукай исемендәге мәдәни-мәгариф форумы узды. 2025 елгы Конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Мәдәни-мәгариф форумында Укучыларның XV махсус конкурсының район этабында җиңүчеләр катнашты. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча барлыгы 157 җиңүче ачыкланды.И.М. Галиев исемендәге укучылар конкурсының республика этабы Г.Тукай исемендәге Актерлар йортында 2026 елның 20-23 апрелендә узачак.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*