Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә “Мәгариф” һәм “Гаилә” журналлары баш мөхәррире, “Энекәш” китабы авторы Гөлүсә Закирова белән очрашу кичәсе узды.
Әдәби кичәнең беренче өлешендә яңа гына табадан төшкән “Энекәш” китабы укучыларга тәкъдим ителде. Әлеге җыентык Гөлүсә Закированың махсус хәрби операция – СВО зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган бертуган энесе Илнурга багышланган.
Илнур Закиров – Татарстанның Апас районы Кече Болгаер авылыннан мобилизацияләнгән бердәнбер егет. 2022 елның октябрендә аңа повестка килеп төшә. Илнур фронтта пулеметчы булып хезмәт итә. 2024 елның язында ул каты яралана һәм госпитальдә дәваланганнан соң, үз теләге белән янә сугышка китә. Узган елның сентябрендә соңгы тапкыр туган авылына отпускыга кайткан булган. Очрашу барышында экраннан күрсәтелгән видеолардан аңлашылганча, ул якын арада туган якларына чираттагы ялга кайтырга хыяллана. Әмма… батыр татар егете Илнур Закиров Кече Болгаерга цинк табутта гына кайта.
“Энекәш” – махсус хәрби операция темасына багышланган татар телендәге беренче китап. Гөлүсә Рәүф кызы белдергәнчә, әлеге повестьне ул энесе исән вакытта, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән конкурста катнашу нияте белән яза башлый. Кызганычка, әсәр язылып беткәнче энесенең сугышта һәлак булуы турында хәбәр килә.
“Китапка кергән бер генә вакыйга да уйлап чыгарылмаган, геройларның барысының да прототибы бар. Әлеге әсәр йөрәктән кан савып язылды. Каләмем аркылы яраткан энесен югалткан апа хис-кичерешләрен укучыларга җиткерергә тырыштым. Ә әни кешенең ачы хәсрәтен, баласын югалту кайгысын язып та, сөйләп тә биреп булмыйдыр ул. Якыныңны югалту ачысы вакыт узу белән кимеми, бары тик язмышка буйсынып, әлеге кайгы белән яши башлыйсың”,- дип сөйләде автор.
Гөлүсә Рәүф кызының “Физик” кушаматлы энесе турында күңел хатирәләре белән бүлешүе, китапка кергән сюжетларны барлавы, ирексездән, китап укучыларның күзләрен яшьләндерде.
Гөлүсә ханым эчтән еласа, сыкранса да, очрашу барышында сабырлык үрнәге күрсәтә белде. Ул китап укучыларга да игътибарлы булды, җылы сүзен бер дә кызганмады. Китабын сатып алучыларның үтенечен кире какмады, ашыкмый һәм кабаланмый гына һәрберсенә теләкләр язып, култамгасын куярга да вакыт тапты.
Форсаттан файдаланып, “Өмет” редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова “Энекәш” повестен газетада бастырырга автордан рөхсәт сорады.
“Мин бик теләп ризалашам. Утлар-сулар кичкән егетләрнең язмышы бүген бөтен кешегә, күпләрнең йөрәк ярасына кагыла”,- диде Гөлүсә Рәүф кызы.
Китап авторы шатлыклы хәбәре белән дә уртаклашты. Тиздән “Энекәш” повесте рус теленә тәрҗемә ителеп, укучыларга барып ирешәчәк. Бу – Илнурның сугышчан иптәшләре теләге, диде ул.
Гөлүсә Закирова – киңкырлы иҗат әһеле. Ул татар авыллары тарихын барлау белән дә шөгыльләнә икән. Аның җиденче китабы Татарстанның Кайбыч районы Чүти авылына багышланган. Очрашу кичәсендә ул “Чүти мишәрләре” дип исемләнгән китапның кулъязмаларын авыллары тарихын туплау максатында зур көч һәм тырышлык куйган танылган милләттәшләребез – Зур Нагаткино бистәсендә яшәүче Тәльгат һәм Гөлшат Идиятулловларга тапшырды.
Кичәнең икенче өлешендә Казан журналистлары Лилия Хисмәтова, Ләйсән Исхакова һәм дизайнер-бизәүче Эльмира Шәйхиева милләттәшләребезне “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының тарихы, әдәби сәхифәләре, социаль челтәрләрдәге аккаунтлары белән таныштырып үттеләр.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ерак юлны якын итеп килгән Казан кунакларына һәм җылы эчтәлекле әдәби кичә оештырган китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллинага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче “Урама” халык фольклор ансамбле кичәне моңлы җырлары белән бизәде. Әтисе Фаил Мударисов сүзләренә иҗат ителгән “Өч төсле байрак” җырын Замир бик оста башкарды. Иске Исәнтимер авылыннан Әминә Вазыйхова махсус хәрби операция темасына багышлап язган шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды.
Рузия ХӘЛИМОВА.
Чыганак: emet73.ru