tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бердәм өммәт — уртак язмыш” халыкара конференция делегатлары Ак мәчеттә булдылар
“Бердәм өммәт — уртак язмыш” халыкара конференция делегатлары Ак мәчеттә булдылар

“Бердәм өммәт — уртак язмыш” халыкара конференция делегатлары Ак мәчеттә булдылар

Бүген, 20 ноябрь көнне, “Бердәм өммәт — уртак язмыш” халыкара конференция кысаларында делегатлар һәм мәртәбәле кунаклар Болгарга сәяхәт кыла. Биредә алар Ак мәчеттә булдылар һәм өйлә намазын укыдылар.

Әлеге рухи тукталыш делегатларга изге Болгар җирен үз күзләре белән күрү, тарихи-ислам мирасын тою мөмкинлеген бирде. Ак мәчет — ислам динен Болгар дәүләте чорында кабул итүне искәртүче символик урын булып тора.

Катнашучылар Татарстанда ислам өлкәсендә алып барылган эшләргә югары бәя бирделәр, мондый чараларның мөселманнар арасындагы бердәмлекне һәм рухи дуслыкны ныгытуын ассызыкладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*