Казанда XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында төп стратегик мәйданчык — «Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» дип исемләнгән зур бизнес-очрашу узды. Чарага 400дән артык эшмәкәр, белгеч һәм икътисад экспертлары җыелды.
Катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул 2026 елда икътисадның яңа шартларга күчүе, базардагы үзгәрешләр һәм аларга яраклашу өчен эшмәкәрләрнең бердәм эшләү зарурлыгын ассызыклады.
Программа кысаларында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миннуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе Агеев Шамил, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет вәкилләре һәм ислам финанслары буенча экспертлар докладлар белән чыгыш ясады. Алар НДС күтәрелүенең нәтиҗәләре, дәүләт ярдәме механизмнары, кадрлар әзерләү, цифрлаштыру һәм ислам банкингы мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Дискуссиядә реаль бизнес-кейслар, партнерлык мөмкинлекләре, төрле өлкәләрдә яңа үсеш нокталарын табу юллары каралды. Көн ахырында эшмәкәрләр команда форматында практик сессия уздырып, уртак проектлар өчен идеяләр уйладылар, бергә фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

