Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә булдылар.
Бина башка мәчетләрдән гадәти булмаган корылышы белән аерылып тора. 66 метр биеклектәге манаралары Русиядә иң биекләрдән санала.
Мәчеткә төп керү юллары көнчыгыш һәм көнбатыш яктан урнашкан.

