tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышы башланды
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышы башланды

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышы башланды

Бүген, 26 ноябрь көнне, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый  берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы башланып китте.

Утырыш алдыннан кунаклар милли Җыенга багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.

Пленар утырышта кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе  Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев сәламләде.

– Агымдагы елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан  туе үтте, аларның 400е – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. Күптән түгел Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узды. Быел ул бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200-еллыгына багышланды һәм бүгенге хисап нигезендә, чарада барлыгы 1 миллионнан артык кеше катнашты. Дөньякүләм белем акциясе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән,  Яшьләр эшләре министрлыклары, «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналлары ярдәмендә узды, – дип нәтиҗә ясады ул.

Алга таба чара төрле чыгышлар белән дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*