«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы дәвам итә. Делегатлар алдында «Дуслык» Самара Төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әъзасы, «1нче он тарту заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен нигезләүчесе Рамил Идрис улы Әюпов чыгыш ясады.
– Ватаныбызны саклау эшенә ярдәм итү безнең өчен аерым әһәмияткә ия. 2025 елда «Дуслык» оешмасы әгъзалары, җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев белән берлектә махсус хәрби операция зонасына 15 автомобиль, 2 мотоцикл һәм берничә тонна тормыш өчен кирәкле әйбер — азык-төлек һәм медицина җиһазлары җибәрделәр. Бу ярдәм Махсус хәрби операциядә катнашучылары тарафыннан бик югары бәяләнде. Алар рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, Аллаһ боерса, – диде ул үзенең чыгышында.