«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы дәвам итә. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясады.
– Сез шундый уңышлы эшмәкәрләр, шул ук вакытта сез үзегезнең татарлыгыгызны, телебезне, динебезне, Республикабыз белән элемтәне саклауда зур эш башкарасыз. Шуңа күрә без сезгә бик зур рәхмәтле. Мондый очрашулар безнең өчен шатлык! Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим! Дөньялар җиңел түгел, ләкин бергә булганда авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, – диде Татарстан Республикасы Рәисе үзенең чыгышында.
Алга таба ул чарада катнашучыларга Дәүләт бүләкләре тапшырды.





