Арча үзәк китапханәсендә «Батырлар эзеннән» районкүләм иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясалды. Район башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, үзәк китапханәнең «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә оештырылган бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында узды.

Фото: Ләйлә Хәкимова
«Әлеге бәйге төрле тарихи чорларда Ватаныбыз өчен сугышкан ата-бабаларыбызның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция катнашучылары хөрмәтенә оештырылды. Конкурсның максаты – Арча районында яшәүче талантлы каләм ияләрен патриотик рухта камил әсәрләр иҗат итүгә өндәү. Бәйгене игълан итеп, без Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне ныгыттык, патриотик темага әдәби әсәрләр язучыларны барладык, халык арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерүгә өлеш керттек. Әсәрләрнең төп темасы – сугыш һәм тынычлык», – дип билгеләп узды китапханә хезмәткәре, «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Дилә Абдуллина.

Фото: Ләйлә Хәкимова
«Шигърият», «Проза», «Публицистика», «Драматургия», «Балалар әдәбияты» номинацияләрендә үткәрелгән бәйгегә 17 эш кабул ителгән.
«Катнашучыларга бик зур рәхмәт белдерәбез. Язылган әсәрләр киләчәктә әдәбиятта, сәхнәләрдә урын алсын, укучылар да алар белән танышсын иде. Модель китапхәнәбез бик күп яңа технолиягәләр белән баетылды, үзебезнең милли типография булдырылды. Шушы әсәрләрдән торган җыентык бастыру теләге дә бар. Бу идеяне тормышка ашырырга язсын», – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева.

Фото: Ләйлә Хәкимова
«Проза» номинациясендә 2нче дәрәҗә җиңүгә Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин лаек булды. Ул «К» хәрефеннән генә торган шигырь иҗат иткән. Автор «К» хәрефеннән башланган 30263 сүздән торган «Кәрим коесы» дип исемләнгән хикәя язуы белән күпләргә таныш. 1нче дәрәҗә җиңүне Арча районы Сарай Чокырча клубы мөдире Марсель Шәрәпов яулады. Бәйгедә ул «Өч почмаклы бәхет» романы белән катнашты.
«Драматургия» номинациясендә 3нче дәрәҗә җиңүгә Чиканас авылыннан Рәмзия Мөхәммәтҗанова, 2нче дәрәҗә җиңүгә Марсель Шәрәпов , 1нче дәрәҗә җиңүгә Арча районы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева лаек булды.
«Шигърият» номинациясенең кызыксындыру бүләгенә Гөберчәк авылыннан ветеран укытучы Рузия Мәҗитова, Пөшәнгер авылыннан Зөлфия Хәкимова, Шушмабаш авылыннан хезмәт ветераны Халидә Сәмигуллина, 3нче дәрәҗә җиңүгә Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Акчишмә авылы китапханәчесе Халидә Мөхәммәтдинова, 2нче урынга Факия Шәрәфетдинова, Рая Фәтхуллина, Халидә Фәйзрахманова, 1нче урынга Пөшәнгер авылыннан Рания Галәветдинова, Марсель Шәрәпов ия булды.
«Балалар әдәбияты» номинациясендә 2нче дәрәҗә җиңүгә Чиканас авылыннан Халидә Вафина, 1нче урынга Яңа Кишет гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айзилә Җамалиева лаек дип табылды.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: tatar-inform.tatar