ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сызрань шәһәренә килде. Аның белән бергә Самара өлкәсе татарларының “Дуслык” оешмасы җитәкчесе, Милли шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та бар.
Кунакларны Сызрань шәһәренең башлыгы Сергей Володченков, шулай ук шәһәрнең имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев каршы алды. Очрашу барышында татар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәдәни-гуманитар проектлар һәм киләчәккә уртак планнар тикшерелде. Шулай ук, төзелеп килә торган яңа мәчетнең бүген көндәге төзелеш эшләре белән таныштылар.
Мәчеткә кереп дога кылдылар.




