“Төмән өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” рәисе, “Йорт” төзелеш компаниясе директоры Риат Рәис улы ФӘЙЗУЛЛИН:
– Безнең ассоциация исеменнән бөтен җаваплылык белән шуны әйтәсем килә: без татар эшкуарларын берләштереп кенә калмыйбыз – татар бизнесының яңа кодын формалаштырабыз. Бу кодта эшкуарлык югары социаль җаваплылык белән берләшә. Анда табышка омтылу үз халкыңны, үз динеңне, үз җиреңне кайгырту белән тыгыз бәйләнгән. Һәм бу яңа алымның төп драйверларының берсе безнең өчен хәләл индустрия булды. Бу безнең өчен базарның бер өлеше генә түгел. Бу – намуслылык, сыйфат һәм ышаныч фәлсәфәсе,”- диде ул.