tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмәдә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының хисап җыены узды
Яңа Чишмәдә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының хисап җыены узды

Яңа Чишмәдә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының хисап җыены узды

28 ноябрьдә Яңа Чишмәдә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының хисап җыены узды.
Җыенда БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, район башлыгы Егор Тарнавский, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф бүлеге, мәдәният йортлары, музей  җитәкчеләре, китапханә хезмәткәрләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашты.

Биредә районның рухи-мәдәни йөзенә йогынты ясаучы шәхесләрнең булуын ассызыклап, Ирек Илдус улы бу бергәлекне алга таба да ныгыту кирәклегенә басым ясады. Киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмаларына үз эшчәнлекләрендә районда яшәүче актив милләттәшләребезгә, хакимият ярдәменә һәм конгрессның Башкарма комитетына таянып эш алып бару зарурлыгын җиткерде.

Р.Р.Фәсахов райондагы милли-мәдәни вазгыятькә кыскача аңлатма бирде, дини-этник багланышларның тотрыклы, тыныч булуын билгеләп үтте.

БТКның җирле оешмасының эшчәнлеге турында оешма җитәкчесе А.М.Хәмәтвәлиев хисап тотты. Шулай ук районның имам мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Кадрия Гыйльманова үз өлкәләрендәге төп үсеш юнәлешләре һәм проблемаларны ачыклап киттеләр.

Җирле оешма җитәкчесе итеп алдагы срокка да А.М.Хәмәтвәлиев кандидатурасы хупланды һәм оешманың киңәйтелгән яңа составы сайланды.
Районда милли-мәдәни тормыш үсешенә зур өлеш керткән Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина, Чертуш мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина, Кадрия Гыйльманова һәм Айрат Хәмәтвәлиев БТК ның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*