1-2 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан республикасында булачак. Биредә ул Уфа шәһәрендә республиканың татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак. Очрашу барышында иҗтимагый оешмаларның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, киләсе елга эш планын һәм максатларны билгеләү күзаллана.