Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында «Фатирник» – музыкаль-шигъри бәйге үткәрелде.
«Фатирник»ны проект җитәкчесе, дүртенче курс студенты Артур Фәритов, аның командасы һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының мәгариф һәм социаль эш буенча директор урынбасарының уң кулы, проектның остазы Регина Ягудина оештырды.
Конкурста катнашуга гариза бирүчеләрне сайлап алу этабы 12-27 ноябрьдә узды. Сайлап алу ике юнәлештә башкарылды: музыкаль (үзләре иҗат иткән җырларны башкаручылар) һәм шигъри (шигырьләр иҗат итүчеләр). Финалистлар арасыннан барлыгы биш җиңүче билгеләнде. Аларның икесе – музыкаль һәм өчесе – шигъри юнәлештә. Финалистларга чараның үзендә диплом һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Чараны институтның «Бәйрәм» фольклор, вокал һәм инструменталь ансамбле башлап җибәрде. Алып баручы – Татарстан Республикасының атказанган артисты Илфак Хафизов иде. Ә кунаклар булып автор-башкаручы, алып баручы һәм юморист Рамил Закиров, автор-башкаручы, композитор, блогер, янгын сүндерүче Радик Газизов килде.
Кичә барышында җылы әңгәмә рәвешендә артистлар үз тормышларыннан кызыклы фактлар, иҗат юллары турында сөйләде. Бәйгедә җиңүчеләр җырларын, шигырьләрен тамашачыга тәкъдим итте. Ә Рамил Закиров «Эх, дәрт бар иде», «Татар яшьләре», Радик Газизов «Ак калфак», «Кил әле син миңа» җырларын башкардылар.
Моннан тыш, чарада «Ачык микрофон» өлеше дә үтте. Тамашачылар арасыннан теләк белдергән һәр кешенең микрофон янына чыгып үз талантын күрсәтү мөмкинлеге бар иде. Монда күп кенә кеше катнашты.
Кичә Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Айдар Ниязов рояльдә башкарган «Туган тел» әсәре белән тәмамланды. Тамашачылар, урыннарыннан торып, аның уйнаганына кушылып җырладылар.
«Фатирник» югары уку йортларында укып, бүгенге көндә иҗат иткән яшь талантларны берләштерү, аларга аралашу өчен яңа мәйданчык тудыру максатыннан чыгып, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Росмолодежь.Гранты» кысаларында үткәрелә.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar