Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары – 2025» премиясен тапшыру тантанасы булды. Басма премияне 2022 елдан бирле бирә. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.
Тантана кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Чарада төрле коллективлар һәм танылган җырчылар музыкаль композицияләр һәм биюләр белән чыгыш ясады.
Бәйгенең «Без булдырабыз!» махсус номинациясендә җиңугә фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова лаек булды. Ул барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм алга таба да татар халкы үсеше өчен хезмәт итәчәген әйтте.
«Әлеге сәхнәгә чыкканда һәрвакыт дулкынланам. Оештыручыларга минем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешемне бәяләүләре өчен зур рәхмәт. Әлбәттә, мин татар халкын, үз милләтемне алга этәрер өчен көчемнән килгән кадәр барысын да эшләячәкмен. Кирәкле, мөһим проектлар булдырасым килә. Узган елда без «Вакыт сакчылары» боз тамашасын әзерләдек. Киләсе елда бу матур программаны сезгә дә күрсәтербез, дип ышанам. Шулай ук киләсе елда Казанда фигуралы шуу үзәге ачыла. Аңда балалар шөгыльләнәчәк, дип көтелә. Киләчәктә Татарстанда Олимпия һәм дөнья чемпионнары булсын өчен тырышачакбыз!», – диде ул.
Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйгедә дини юнәлештә җиңүчеләрне бүләкләде.
«Милләт турында сүз алып барганда, без, беренче чиратта, аның кешеләре турында сөйлибез. Милләтебезне алга алып баручы кешеләр – галимнәр, мөгаллимнәр, имамнар турында. Әлеге бәйгегә эләккәнсез икән, димәк, халык сезнең белән горурлана, сезне хөрмәт итә. Ләкин халыкның киләчәге булсын өчен тагын бер шарт үтәлергә тиеш. Ул – иман. Татар халкы һәрвакыт иманлы һәм китаплы халык булган», – диде ул барлык катнашучыларны сәламләп.
Бәйгенең төп номинациясе – «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов җиңде. Җиңүче интернет киңлекләрендә тавыш бирү ысулы белән сайланды.
«Әлеге җиңү – минем генә җиңү түгел. Бу – Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясенең уртак җиңүе. Минем командама, барлык тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт. Мондый исемгә лаек булу – минем өчен зур горурлык», – диде ул.
Редакция экспертлары билгеләгән ике аерым номинация: «Ел татары. Хатын-кыз» номинациясендә җиңүче – Татарстанның халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина, «Ел татары. Ир-егет» номинациясендә җиңүче – «Ак барс» хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин.
Чыганак: tatar-inform.tatar