Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-йорт – 2025» XXV Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Биредә Гран-прига ия булган спектакль дә күрсәтелде.
Кичә барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Гран-при ияләрен тәбрикләде.
Быел Татарстанның Балык Бистәсе район мәдәният йортының халык театры (Гөлшат Зәйнәшева әсәре буенча “Чиккән кулъяулык” спектакле өчен, режиссеры – Илназ Шакиров) һәм Башкортстан Республикасы Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры (Наҗар Нәҗминең “Гармунчы дус”, режиссеры – Азамат Гыйльманов) Гран-при ияләре булдылар. Аларга 500 мең һәм 800 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.
Әлеге тантанада жюри әгъзалары «Идел-йорт – 2025» XXV Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде һәм киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар теләде.
Чарага килгән кунаклар арасында Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов, Камал театры актеры, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе Ринат Закиров та бар иде.
Быел фестивальгә 20 гариза кабул ителде. Бәйгегә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан Республикасы, Самара, Свердловск, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Пермь краеннан үзешчән театр коллективлары спектакльләренең видеоязмаларын юлладылар.
Катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде: танылган композитор, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ирек Хафизов, язучы, драматург Данил Салихов, шагыйрә, драматург Резеда Гобәева, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
«Идел-йорт» бәйгесе 25 ел дәвамында Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән үзешчән театр коллективларын бер мәйданга җыя. Әлеге бәйге татар театрының традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук халыклар арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуда мөһим роль уйный.






