tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү – изге бурычыбыз
Данлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү – изге бурычыбыз

Данлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү – изге бурычыбыз

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында туган якны өйрәнү конференциясе узды. Ул “Урал татарлары, Исәт, Сәнәр һәм Миасс елгалары тирәсендә татарлар яшәгән урыннар һәм татар халкының күренекле эшлеклеләре» темасына багышланды.

Форумда Татарстаннан, Пермь, Түбән Новгород, Чиләбе, Свердловск, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан, Марий-Элдан галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Залда Урал төбәге үсешенә зур өлеш керткән татар авыллары тарихы буенча китаплар, монографияләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Конференциядә Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәктамагы авылында туып үскән, Түбән авыл (Бәгәрәктамагы) мәктәбенә нигез салучы һәм беренче директоры (1922-1937 елларда) Җамалетдин Камаловның истәлеген мәңгеләштерү буенча фикер алыштылар.

Тантаналы чара педагогның тууына 140 ел һәм авылда мәктәп ачылуга 100 ел тулуга багышланды.
– Мин күптән инде бабам Җамалетдин Сираҗетдин улы Камаловның тормыш һәм иҗат юлын торгызырга теләгән идем. Авылдашларыбыз аны искиткеч педагог, укымышлы, интеллигент, намуслы, ачык күңелле, үрнәк гаилә башлыгы буларак хәтерлиләр. Тормыш иптәше Рәйханә белән биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Бөек Ватан сугышында һәлак булды, – дип сөйләде Альберт Борһанов.

VII Бөтенроссия (Урал) туган якны өйрәнү конференциясендә катнашучылар кабул иткән резолюциядә Бәгәрәктамак авылында туып-үскән кешеләрнең инициативасын хуплау һәм конференциядә катнашучылар исеменнән Бәгәрәктамак мәктәбе коллективына һәм җитәкчелегенә, авыл һәм район Советлары депутатларына, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы хакимият органнарына, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү тәкъдиме бар. Алар Бәгәрәктамак авылы урамнарының берсенә яки Бәгәрәктамак мәктәбенә Җамалетдин Камалов исемен бирергә дигән тәкъдим белән чыктылар.

Тарихи белешмә: Җамалетдин Камалов 1883 елда туган. Пермь губернасы Шадринск уездына кергән Түбән авылда (хәзерге Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Бәгәрәктамак авылы) мәдрәсә тәмамлый. Арытаба 1905 елда Шадринск дүрт сыйныфлы училищесын уңышлы тәмамлап, «башлангыч рус-башкорт училищесы укытучысы» квалификациясен ала. Алга таба да үз белемен күтәрү өчен Уфа шәһәрендә, Төркиядә, ә соңыннан Екатеринбургтагы Мөселман институтында укый. Октябрь революциясенә кадәр Шадрин өязенең земство идарәсе секретаре итеп сайлана. 1922 елда аның тырышлыгы белән туган авылында татар-башкорт башлангыч мәктәбе ачыла. Урал өлкәсендә милли мөселман мәктәпләре инспекторы булып эшли. 1932 елда аның инициативасы белән Түбән авылында (Бәгәрәк тамагы) сигезьеллык мәктәп ачыла, анда ул директор була, тарих һәм география фәннәрен укыта. 1937 елның язында 54 яшендә читтән торып Чиләбе педагогия тарих факультетына укырга керә. Ләкин укуын тәмамларга өлгерми. 1937 нче елның 25 октябрендә Жамалетдинны, әләкчеләр доносы белән, контрреволюцион эштә гаепләп, чит ил шпионы дигән яла ягып, бер гаепсезгә кулга алалар. Шул ук елның 25 ноябрендә атып үтерелә. Кайда җирләнгәне билгесез. 1959 елның 3 ноябрендә ул вакыттагы Урал хәрби округының 1203 нче карары нигезендә аклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*