Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәрен дәвам итә.
Бүген Татарстан делегациясе Петропавловск шәһәренең “Дин-Мөхәммәд” мәчетенә килде. Алар өлкәнең мөһим рухи үзәкләренең берсе булган мәчетнең үзенчәлекле архитектурасы һәм тарихы белән таныштылар.
Белешмә өчен:
“Дин-Мөхәммәд” мәчете – Петропавловскиның иң борынгы мәчете. Ул шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе булып тора.
Мәчет – XIX гасыр ахыры архитектурасы һәйкәле. 1854 елда сәүдәгәрләр Дин Мөхәммәд Бичурин һәм В.Янгуразов исәбенә төзелгән. Шуңа күрә сәүдәгәрнең берсе хөрмәтенә аның исемен йөртә.
Совет власте елларында Петропавловскиның барлык мәдрәсәләре һәм мәчетләре ябыла һәм юкка чыгарыла. 1930 елларда мәчет бинасы тиешенчә файдаланылмый. Мәчет манарасы тулысынча сүтелә. Бары тик 1996 елда гына татар-башкорт дини җәмгыяте мәчетне кире кайтара алган. Ул вакытка бина тулысынча диярлек җимерелгән була, бары тик буш диварлар гына кала. Тиздән Петропавловск шәһәре татарлары “Дин-Мөхәммәд” мәчетен реконструкцияләү белән шөгыльләнә башлыйлар, ул 1998 елда тәмамлана.
2001 елда мәчеттә манара яңадан торгызыла. 2013 елда Казахстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагына күчә.
Бүгенге көндә «Дин-Мөхәммәд» гамәлдәге мәчет һәм Петропавловск шәһәренең архитектура һәйкәлләренең берсе булып тора.



