Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында булды. Делегацияне университет ректоры урынбасары Илгиз Кызыргулов каршы алды.
Сәфәр барышында кафедра укытучылары һәм хезмәткәрләре белән очрашу узды, кадрлар әзерләү, татар филологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үстерү, шулай ук студентлар мохитендә татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру мәсьәләләре каралды.
Хәзерге вакытта Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы лингводидактика, лингвомәдәният белеме, лексикография, татар теле грамматикасы, Башкортстан татарлары фольклоры, төбәк татар әдәбияты һәм ХХ гасыр башы әдәбияты, татар язучылары әсәрләренең поэтикасы өлкәләрендә күпьеллык тикшеренү тәҗрибәсенә ия. Укыту процессында кафедра укытучылары тарафыннан әзерләнгән дәреслекләр, уку-укыту методик әсбаплары һәм сүзлекләр кулланыла. Татар әдәбияты буенча кайбер дәресләр Уфа шәһәре музейларына һәм истәлекле урыннарына экскурсияләр форматында үткәрелә.
Кафедра шулай ук Башкортстан һәм Татарстан республикаларының белем бирү учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

