Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында Башкортстан Республикасында эшчәнлек алып баручы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров белән эшлекле очрашу узды. Бергә җыелып башланып киткән 2026нчы елда планлаштырган чаралары, ният-максатлары турында аңлаттылар, үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Данис Шакиров ТР Премьер министры урынбасары Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләрен җиткерде, Яңа ел белән котлады, җитәкчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен әйтте. Бөтендөнья татар конгрессының 2026нчы елда узачак зур чаралары белән таныштырды, ахырдан татар милли-мәдәни үсешкә үз өлешләрен керткән милләттәшләргә БТКның һәм ТР Мәдәният министрлыгының бүләкләрен тапшырды.



