Сембер классик гимназиясе
Сембер классик гимназиясе 1809 елның 12 декабрендә ишекләрен ача. Ул заманда Сембер губернасы укыту буенча Казан округына карый, шуңа белем йортын тәмамлаган гимназистлар бөтен Идел буе өчен база дип саналган Казан император университетына укырга керәләр. Ике катлы ак бинада бүген Ульяновск шәһәренең 1 нче гимназиясе урнашкан.
1873 елда, гимназиянең директоры Фёдор Керенский чорында төзелгән янәшәдәге бинасында 1990 елда музей ачыла.
XIX гасырда белем бирү гендер методына нигезләнә: кызлар һәм малайлар аерым укый. Гимназияне тәмамлаган егетләр университетка керсә, Мария кызлар гимназиясеннән соң кызлар, нигездә, педагогикага юл ала. Укуын медальгә тәмамлаган кызлар остазбикә булып эшли, үз балаларына да белем бирердәй мөгаллимә булып әзерләнәләр.
Ирләр гимназиясен тәмамлаучыларның һәр икенчесе галим дәрәҗәсенә ирешә. Бөек физик, совет атом бомбасының «атасы» – Игорь Васильевич Курчатов; академик, офтальмолог, дөньякүләм исеме булган табиб Владимир Петрович Филатов исемнәрен генә атау да ни дәрәҗә!
Гасыр ярымлык лаборатория
Гимназия лабораториясендәге күрсәтмә әсбаплар, физик инструментлар белән тәэмин ителешкә бүген дә теләсә кайсы заманча университет көнләшерлек! Мондагы приборлар, минераллар коллекциясе, карталар… Франклин кайнаткычы көпшәсенең бер ягында урнашкан пыяла шарга учыбызны куябыз, икенче ягындагы шарда су кайный башлый – гасыр ярымлык прибор һаман эшли!
Малайлар гимназиясендә уку – 8 ел. Көн саен 55әр минутлык 5 дәрес укытыла. 1 нче сыйныфка 10–12 яшьләрдә кабул итсәләр, белем йортын тәмамлаганда кемгәдер 18–20, кемгәдер 23 яшь була, чөнки өчәр тапкыр сыйныфтан сыйныфка күчми калу очраклары да гадәти хәл санала. Шул сәбәпле сыйныфтагы парталар да зурлыклары белән аерылган.
Владимир үз классында иң кечкенәсе була, гимназияне тәмамлаганда, әле 18 яше дә тулмый. Владимир Ульяновның өлгергәнлек аттестатында нибары бер генә «4»ле тора – логика фәненнән. Барлык чыгарылыш имтиханнарын бары тик «5»кә тапшырып, 1887 елда гимназияне алтын медаль белән тәмамлый. Үз чыгарылышында бердәнбер медалист була!
Гимназиядәге чыгарылыш сыйныф гимназистлары ай дәвамында 10 имтихан тапшырган! 5е – язмача, 5е – телдән. Сембер күпконфессияле төбәк булса да, «Закон Божий» фәненә башка диндәгеләрне мәҗбүриләмиләр. Имтихан тапшыру да, чыгарылышта аттестатлар тапшыру да гимназия фойесындагы зур залда уза. Шулай ук биредә оештырылган музыкаль, әдәби кичәләргә, балларга Мария гимназиясендә укучы кызлар да кунакка чакырыла.
Ленин йорты
Совет заманында көн саен чират торып, 4әр мең кеше кабул иткән, әле Ленин үзе исән чакта ук, 1923 елда илебездә ачылган, быел декабрь аенда ачылуына 102 ел тулачак иң тәүге музейга узабыз. Әлеге музей-йорт Ульяновлар гаиләсенең яшәеше, Владимирның биредә узган 8–18 яшьләрендәге гимназист чоры турында сөйли.
Ульяновларның дүрт кешелек гаиләсе Идел белән Зөя елгалары уртасында урнашкан Сембер шәһәренә Түбән Новгородтан күченеп килә. Сәбәбе – гаилә башлыгы Илья Николаевичның Сембер губернасына халык училищелары инспекторы (соңрак, 1874 елда – директоры. – авт.) вазифасына билгеләнүе. Ул вакытта гаиләдә әле ике өлкән балалары Анна белән Александр гына була, Владимир, Мария һәм Дмитрий монда күченгәч туалар. Үз өйләрен сатып алу мөмкинлеге булганчы, алты фатир «снимать» итәргә туры килә. Гаиләнең бергәләп яшәгән рәхәт чакларының 9 елы (1878–1887) биредә узган бу йортны дүрт мең сумга сатып алалар. Ниһаять, 1878 елда иркен ишегалды, зур җиләк-җимеш бакчасы булган 10 бүлмәле үз йортларына күченү бик күңелле мәшәкать булып истәлек дәфтәренә уела.
Кабул итү бүлмәсендә кунакларны рояль каршы ала, анда әниләре Мария Александровна уйный, балаларын да өйрәтә. Ольганың нота папкалары хәзер дә рояль өстендә ята… Бары Александр гына уйный белмәгән, ә хәйран оста уйнаучы Владимир 8 яшендә, гимназиягә кергәч, янәсе «ирләр эше түгел» дип, музыкадан баш тарта.
Ульяновлар гаиләсенең иң яраткан бәйрәме – Раштуа. Бүлмә түрендәге чыршыны барысы бергәләп җыелып бизи. Уенчыкларны бик тырышып алдан әзерләү шарт, үз куллары белән ясалган уенчыклар гына эленә.
Гаилә башлыгы Илья Николаевич – халык мәгарифе өчен бик зур хезмәт куйган шәхес. Сембер губернасы ул эшләгән чорда Казан округында иң алдынгы сафларга чыга. Чагыштыру өчен: губернада 89 мәктәп эшләсә, Ульянов килгәч, аларның санын 434кә җиткерә. Эш буенча башка шәһәрләргә командировкаларга еш йөрергә туры килгәч, балалары юксына. Әтиләренең эш кабинетындагы диварга махсус папка ясап эләләр һәм анда әтиләренә язып салалар. Илья Николаевич кайткач, һәр хатны алып укый, шулай итеп, балаларның борчу-мәшәкатьләре дә, гаиләдәге бер вакыйга да аның игътибарыннан төшеп калмый. Үзе дә командировкада күргәннәре, очрашулары һәм яңалыклар белән бүлешә.
Алманы да рөхсәтсез өзмиләр
Өйдәге бар хуҗалык эшләре өчен хуҗабикә Мария Александровна җавап бирә. Матди байлыкка кызыкмаганнар, ә менә балаларга төпле белем бирү өчен китаплар һәм кирәкле әсбапларга акча кызганмыйлар, шулай ук хезмәт тәрбиясе дә беренчел була. Кечкенәләр өчен хезмәт үз уенчыкларын, урын-җирләрен җыеп куюдан башлана. Бакча эшләрен бергәләп башкаралар. Әниләре тавыш күтәрми, балалар аны күз карашыннан аңларга һәм тыңларга өйрәнә. Әниләре рөхсәтеннән башка алманы да өзәргә ярамаган. Ә инде җимешләр өлгергәч, әниләре, барысын җыеп, бакчага алып чыга, уңышны җыю үзе бер бәйрәмгә әйләнә.
Мария Александровна бик гыйлемле ханым була, француз, алман, инглиз телләрендә сөйләшә, балаларына да өйрәтә. Гаиләдә традиция кертә: атнаның бер көнен чит телдә сөйләшәләр. Кайсы телдә сөйләшәчәкләрен әниләре иртәнге аш вакытында хәбәр итә.
Гаиләдәге тагын бер традиция: туган көн бәйрәмнәренә бүләкләрне сатып алмыйлар, барысы да үз куллары белән эшләнергә тиеш. Шундый бүләкләрнең берсе – Александрның үз кулы белән ясаган ипи савыты – хәзер дә музейда саклана. Уенчыкларны да үзләре уйлап чыгарып, үз куллары белән ясауга өстенлек бирелә.
Ульяновларның бакчалары гына түгел, өйләре дә гөлләргә күмелгән була, чәчкәләрне әниләре ярата. Мария Александровна бик оста тегә, кызларын да өйрәтә. Кызы Мария бәйләүдән баш тарткач, кызыксындыру чарасы уйлап таба. Кызчыкка бер йомарлам кызыл җеп бирә һәм бәйләп бетерешенә сюрприз вәгъдә итә. Йомгакта җеп беткәч, аның эченнән кәнфит килеп чыга. Балаларны шулай кызыксындыра һәм куандыра белгән.
Аш бүлмәсендә
Төшке аш вакытында бар гаилә аш бүлмәсенә җыела. Дәресләрне дә биредә әзерлиләр. Монда ук шахмат тактасы тора – монысы инде әтиләренең мавыгуы. Бар фигураларын да үз кулы белән ясый, барлык балаларын да уйнарга үзе өйрәтә. Владимир исә 8 яшьтә уйный башлый, ә инде 15 яшендә хәтта әтисен дә җиңә. Алай гына да түгел, тактаны күрмичә, күзен йомып та уйный, берьюлы берничә көндәш белән уйнап та барысын җиңә торган була.
Шимбәне аеруча дулкынланып көтеп алалар. Балалар атна саен «Субботник» дип аталган кулъязма журналларын тәкъдим итә, баш мөхәррире Александр була. Анна шигырьләр язса, Владимир белән Ольга хикәяләр иҗат итәләр, һәркайсының псевдонимы була. Владимир язмаларын «Кубышкин» дип имзалый, чөнки кечерәк буйлы, тулырак гәүдәле була. Шунысы кызык: яшь аралары сәбәпчеме, гаиләдә балалар парлашып дус була һәм бергә үсә: өлкәннәре – Анна белән Александр, уртанчылары – Ольга белән Владимир, төпчекләре – Дмитрий белән Мария.
Гаилә әгъзасына әйләнеп беткән няняны – Варвара Григорьевнаны – Владимир өчен чакыралар, ул, балалар үсеп беткәч тә, алар белән яши, аны үз әбиләре дип кабул итәләр. Бүлмәсендәге сандыгын, капкачына ябыштырылган журнал битләрен, кәнфит кәгазьләрен күреп, ирексездән елмаеп куясың.
Гыйлем һәм тәрбия беренчел булган, барлык шартлар тудырылган гаиләдә балалар чын шәхес булып үсә. Александр да укуын көмеш медаль белән тәмамлый. Химия белән мавыгуын, төрле тәҗрибәләр уздырырга яратуын күреп, аңа ишегалдындагы сарайны лаборатория итеп көйләп бирәләр. Ольга 4 яшендә үк укырга өйрәнә, дүрт телне камил белә. Тик 19 яшендә тиф авыруыннан вафат була. Кызлардан Мариягә генә югары белем алырга насыйп була, Сорбоннада укып, француз теле укытучысы белгечлеге ала.
Әтиләре Илья Николаевич 55 яшендә үз кабинетында вафат булганда, Владимирга 16 яшь тула. Бер елдан уллары Александрны, император Александр IIIгә һөҗүм әзерләгәне өчен, үлем җәзасына хөкем итәләр… Әниләре Мария Александровна 1887 елны йортларын сата һәм Ульяновлар Казанга күченә. Анна, Владимир, Мария, Дмитрий революция эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Ул чорда интеллигенция арасында гади халыкны кайгырту, революцион караш киң тарала.
Ләйсән НИЗАМОВА.
“Гаилә һәм мәктәп”.
Сембердә – татар эзе
Сембер губернасында туган Габделҗәббар Кандалыйның кабере Ертуган (элеккеге атамасы – Кандал) авылында.
Әсфәндияр Акчуринның кызы Зөһрә Акчурина белән Исмәгыйль Гаспринский никах укыткан мәчет тә сакланган.
* * *
Ульяновскида 200дән артык кеше мактаулы гражданин исемен йөртә, шуларның 18е – татар.
* * *
Гимназия тарихында монда нибары 12 татар кешесенең генә белем алуы билгеле. Шуларның иң танылганы һәм Владимир Ульянов белән хезмәттәшлек иткәне – Кадыйр Абделхак улы Абдрахманов – Совет хөкүмәтенең танылган дәүләт эшлеклесе.
Чыганак: emet73.ru