«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте.
Премьера 20 гыйнвар көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узды. Премьерада «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче 32 шәкерт катнашты.
Спектакльнең төп темасы иртә ятим калган нәни Габдулланың әти-әни мәхәббәтен эзләвеннән гыйбарәт. Сабый гаиләдән гаиләгә күчеп йөрергә, чит кешеләрдән «Син минем әтиме? Син минем әниме?» дип сорарга мәҗбүр була. Дөньяда әнине алыштыра алырлык кеше юк, шуңа да аның рухы якты һәм пакь образ булып кечкенә Габдулла янына килә.
Малайның Кушлавычта Шәрифә карчыкта һәм Өчиледә торган вакыты бар шатлыктан мәрхүм, үпкә-рәнҗүләргә тулы була. Бары Казандагы һәм Кырлай авылы гаиләләрендә генә малай үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп хис итә. Мәдрәсәдә Габдулла шәкертләрнең Шүрәле, Су анасы турында авыл риваятьләрен һәм Печән базарындагы Кисекбаш тарихын кызыксынып тыңлый. Биредә без аның шагыйрь булып формалашуына йогынты ясаган мизгелләрне күрәбез.
Спектакль дәвамында Тукай иҗатыннан «Пар ат», «Өзелгән өмид», «Бәйрәм бүген» кебек шигырьләр яңгырый. Соңгысы аеруча көчле тәэсир калдыра. Кырлайдагы Сабира апасы вафат булган күренештә Габдулла, Саҗидә апасы һәм әти-әнисе кайгыга бирелгәндә укыла әлеге шигырь. Аны нечкә тавышлы балалар укуы чыннан да куркыта һәм шикләндерә. Гомумән, балаларның сәхнәдә уйнавы зур профессиональ дәрәҗәдә башкарылды диярлек. Ятим Габдулланың михнәт кичкәне залда тамашачыны битараф калдырмады.
Әлеге әсәр Габдулла Тукайның биографиясен сәхнәләштерү генә түгел, ә дөньядагы барлык ятим калган сабыйларның хис-кичерешләре, бала күңеле авырлыкларны ничек кичерә, аларга ничек каршы тора алганы турында тарих. Иң соңыннан нәни Габдулла чын күңелдән Ходайдан үзен, әти-әнисен, асрамага алган әти-әниләрен, әби-бабаларын ярлыкагылуын сорый, һәм аның үтенүе ишетелгән сыман тоела.
Психологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.
Сәхнә теле буенча «Апуш»ларның остазлары – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина, вокал буенча – театрның хормейстеры Алия Хәмзина.
«Тукай. Ярлыкагыл» спектакленең композиторлары – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин.
Хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова.
Тамашаның рәссамы, сценографы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов.
Моушн-дизайн – Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых.
Илүзә Минһаҗева
Чыганак: idel.top