ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Диния нәзарәтендә «Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр» темасына лекторий узачак
Татарстан Диния нәзарәтендә «Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр» темасына лекторий узачак

Татарстан Диния нәзарәтендә «Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр» темасына лекторий узачак

Татарстан Диния нәзарәтендә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен лекцияләр һәм дискуссияләр дәвам итә. Чираттагы очрашу 4 февральдә кичке сәгать җиденче яртыда (18:30) Татарстан мөфтияте бинасында уза.

Лекторийның кунагы ислам фәннәре магистры һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Чистай мөхтәсибәтендәге мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов булачак. Ул «Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр» темасына лекция укый. Лекция ислам тәгълиматы контекстында бу кыйммәтләрне төгәл һәм тирәнтен аңларга ярдәм итәчәк.

Әнәс хәзрәт тирән академик белемгә генә түгел, бай тормыш тәҗрибәсенә дә ия. Бу очрашу – фикердәшләр белән аралашу, сораулар бирү һәм әһәмиятле темалар буенча фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*