Казандагы Мәскәү базарлары тирәсендә йөргәндә, ерактан ук күренеп торган бер «сталинка»га күз төшә.
Шул бинаның беренче катында зур тәрәзәләрен Декабристлар урамына төбәгән бер карт китапханә «яшәп ята». Әкиятләргә ышанмасам да, үзем барып карап кайттым.
Китапханә беренче каттагы башка оешмалар арасында яшеренебрәк тора. Әмма бу районда яшәгән кешеләр аны белә. Китап араларына чал кергән, тәрәз төпләрендә яран гөлләр үстерүче, балаларны сөеп, әкиятләр сөйләп иркәли торган бик олы яшьтәге китапханә бу.
Монда үзеңне ниндидер бер әкияткә, яшерен порталга килеп эләккәндәй хис итәсең. Китапханә эченә керер өчен, авыр ишеген әйбәтләп тартырга кирәк.
Монда әллә ничек тыныч. Тавыш булмагандагы кебек түгел, ничектер икенче төрле – вакыт туктап калган кебек. Эченә эләксәң, әкияттәгечә, ике юлың бар: уңга борылып кереп китсәң – китаплар ала торган залга, сулга узсаң – уку залына эләгәсең.
Монда урындыклар, төрле күргәзмәләр тезелеп тора. Аяз көннәрдә биек заллар кояш нурларына күмелә – 4 метрлы түшәмнәрнең яртысыннан артыгын тәрәзәләр алып тора. Китапханәдә гәҗит һәм иске китап исе бар.
Монда эшләүчеләр гөлләр үстерү турында бик күп китап укыган булса кирәк, чөнки китапханә эче ямь-яшел. Монда эшләүче апалар шактый аралашучан: берәр нәрсә сорасаң, озаклап, мисаллар китерә-китерә сөйләргә ярата.
БУ УРЫННЫҢ ТАРИХЫН ДА СӨЙЛӘДЕЛӘР:
Казандагы иң борынгы китапханәләрнең берсе һәм ул 2027 елда 90 еллыгын бәйрәм итәчәк. Ягъни ул инде бер гасыр чамасы кешегә китап укыта.
Элек китапханә 19 нчы номерлы булган. Бинасы Декабристлар урамының башында урнашкан. Бөек Ватан сугышы вакытында да эшен туктатмаган. 1942 елда монда 4925 китап һәм 1342 беркетелгән укучы булганлыгы билгеле. Аннан соң, китапханә Солдатская урамына күченеп киткән. Хәзерге урыны төзелеп беткәч, 1958 елда ул монда күченгән. Бу урынны бинада китапханә өчен махсус проектлаштырганнар. Бүгенге көндә китапханәдә 50000 гә якын китап саклана.
Шуларның бик күбесен кунаклар бүләк иткән. Кунаклар арасында данлыклы әдипләр дә бар. Мәсәлән, 1980 елларда монда балалар язучысы София Радзиевская килгәли. Ул Казанның шушы районында яши торган була. Китапханәдә язучының автографы төшкән китап та бар. Киләчәктә китапханәгә әдипнең исемен бирергә хыялланалар.
КИТАПЛАР ДИГӘННӘН…
«Мәңгелек белән очрашу» Илдар Юзеев
Монда автографлы китаплар бик күп, татарчаларыннан 1983 елда чыккан «Мәңгелек белән очрашу» исемле шигырьләр, поэмалар һәм трагедияләр җыентыгы бар. Аны Илдар Юзеев китапхәнгә үзе кул куеп бүләк иткән булган.
Куен китаплары
Китапханәдә бөек классикларыбызның уч төбе хәтле итеп бастырылган куен китаплары сакланган. Мисал өчен, Г.Камал, Һ.Такташ, Х.Туфан китаплары һәм Ф.Кәримнең ике телдә чыккан китабы. Кул ирексездән шундый китапларга тартыла, ни өчен хәзер шундый форматлыларны чыгармыйлар икән?
Ризаэддин Фәхретдин «Болгар вә Казан төрекләре»
Бу хезмәтне китапханәдә эшләүче апалардан сорап алырга кирәк, чөнки ул яшерелгән. Китапта галим күптөрле тарихи чыганакларга, Диния нәзарәте архивында булган рәсми кәгазьләргә таянып төрки халыкларның теле турында яза. Мисал өчен, ул төркиләрне Төшлек төрекләре, Көнчыгыш төрекләре, Шималь төрекләре дип бүлеп карый. Китап интернетта да бар, әмма кулга тотып уку рәхәтрәк кебек.
Галимҗан Гыйльманов Татар мифлары 2 томда
Татар мифологиясе, төрле ырым-шырымнар, ышанулар бик тәфсилләп язылган энциклопедия. Китап 1996 елда чыккан. Ул күп җирдә бар, әмма аны сирәкләр белә. Аннан соң чыккан татар мифлары турындагы китаплардан бермә-бер яхшырак.
«Саумы, Казан» китаплары
«Саумы, Казан» – шәһәребезгә багышланган иҗат әсәрләрен бәяли торган бәйге ул. Китапны шул бәйге нәтиҗәләреннән чыгып бастырганнар. Җыентыкка бәйгедә катнашкан иң яхшы әсәрләр эләккән. Китапта проза әсәрләре – хикәя, повестьләр тупланган. Бәйге һәр ел уздырыла, узган елларда ул Казанга бәйле рәсем, быел шигырь бәйгесе форматында үтте. Яңа авторлар язган әсәрләр белән танышу өчен шәп мөмкинлек.
Хорди Баярри «Чарлз Дарвин. Теория эволюции. Жизнь великих учёных в комиксах»
Мәктәп программасына кермәгән, әмма еш алына торган китапларның берсе – комикслар, аларны балалар бик яратып карый һәм укый. Бу китаплар сериясе олы кешегә дә аңларга кыен әйберләрне бик җиңел тел белән комиксларга салып сөйләп бирә. Монда эволюция теориясе һәм аны тәкъдим иткән галим Чарлз Дарвин тарихы сурәтләнгән.
ЯШЕРЕН БҮЛМӘЛӘР
Китапханәдә беренче карашка ике генә зал бар кебек, әмма йөргән саен, күбрәк бүлмәләр барлыгы ачыклана. Алар кайдадыр тирәнгәрәк качырылган. Мәсәлән, өстәл уеннары уйнап була торган кечкенә генә балалар бүлмәсе бар – монда квестлар, әкияти инсценировкалар, ямьле чәй эчүләр уза.
Икенче яшерен бүлмә – китапханә фондыныкы. Алдагы саннарда чыккан китапханәләрдә фондлар юк иде. Монда бик зур фонд бар: анда бик иске (әлеге бина төзелә башлаган 1956 елларга хатле) китаплар, журналлар, без бәләкәй чакта укып үскән әкиятләр саклана. 43 нче номерлы китапханә – балалар китапханәсе. Үзем әни кеше буларак шуны әйтә алам: бала рәсем карап утырырга яки укырга ярата икән, мондый китапханә бик шәп ял итү урыны булачак.
Бала мондагы китапларны карап бетергәнче, пенсиягә чыгарга мөмкин. Димәк, син озак кына үз эшләрең белән шөгыльләнеп, ял итеп яки укып утыра аласың дигән сүз. Китапханәнең түрендә ата-аналар өчен дә киштә бар.
Анда бала тәрбияләү, кризислар турындагы әдәбият тәкъдим ителгән. Кыскасы, вакытны файдалы итеп үткәрергә була. Китапханәдә китап алыр өчен уртак Татарстан уку билеты җитә. Уку билетын монда, яки башка теләсә кайсы дәүләт китапханәсеннән барып алырга була. Әмма теркәлү өчен паспорт кирәк. Борынгы китапханәдә цифрлы детокс ясарга була – монда компьютерлар юк.
Мәскәү базарында берәр нинди тәм-том ашаганнан соң, бирегә килеп рухи азык ашау – бүгенге көндә үзе бер рәхәт ритуал.

фотолар: Фирүзә Вәлиева
Чыганак: idel.top


