ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Делегация Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә булдылар
Делегация Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә булдылар

Делегация Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә булдылар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән башкаланың иң борынгы мәчетендә булдылар.

Чара барышында экскурсия оештырылды, аны тарихчы һәм татар мирасын өйрәнүче Марат Сәфәров үткәрде. Мәчетнең тарихы белән таныштылар, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклау, яшьләр белән эшләү мәсьәләләрен карадылар. Тарихи мәчет һәрвакыт татар мәдәниятенең һәм диненең үзәге булып кала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*