Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Улан-Уде шәһәренә килде. Биредә Ерак көнчыгыш федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев та катнаша.
Аларны Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Саҗидә Баталова, Бурятия Республикасы башлыгы хакимияте һәм хөкүмәте җитәкчесе урынбасары-милләтара мөнәсәбәтләр һәм граждан инициативаларын үстерү комитеты рәисе Михаил Харитонов каршы алды.
Биредә Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашу көтелә. Шулай ук Ерак көнчыгыш федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу уздырылачак. Очрашу барышында Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, киләсе елга эш планын һәм максатларны билгеләү күзаллана.