Бер генә минутка, барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма.
Ягымлы карашың, кояштай карасын
Сагыштан әрнегән җаныма.
Халкыбызның яраткан җырлары арасында «Бер генә минутка», «Әнкәй» һәм “Мәхәббәтем эзлим” кебек популяр хитлар бар. Көйләре дә җайлы, хәтердә кала торган, сүзләре дә үзеннән-үзе җырлап тора…
Әлеге җырларның сүзләре авторы – үзешчән язучы һәм шагыйрә, тормыш турында хикәяләр иҗат итүче Динә Камалетдинова. Татарстанның Буа районы Иске Суыксу авылында яшәүче шагыйрәнең күңел дәфтәрендә сакланган ихлас шигырьләрен шигърият сөючеләр яратып кабул итә. Динә ханым бүген дә шунда яши, әсәрләре әледән-әле татар матбугатында дөнья күреп тора. Аның барлык иҗат җимешләре дә тормыштан алынып, гади, бөтен кешегә дә аңлаешлы тел белән язылган.
Күптән түгел Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендәге мөһим вакыйга булып, күренекле шагыйрә һәм язучы Динә Камалетдинова иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. “Син минем бәхет җырым” дип аталган конференциядә Иске Суыксу мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Буа районы хакимияте вәкилләре, Казан шәһәреннән килгән бик күп кунаклар катнашты. Мин дә укучыларым белән ерак араны якынайтып, көннең суык булуына карамастан, шушы олы бәйрәмгә барырга уйладым. Анда Динә апаны күреп, сөйләшеп, укучыларым белән фоторәсемгә төшәргә дә насыйп булды.
Фәнни-гамәли конференция ике форматта оештырылды: дистанцион өлешен узып, безне йомгаклау чарасына чакырдылар. Конференциядә катнашучылар төрле юнәлешләр буенча эшләрен тәкъдим итте. Читтән торып оештырылган беренче секциядә 1-4 сыйныф укучылары Динә Камалетдинова иҗаты буенча “Тыныч кына булсын дөньялар” дигән темага рәсем конкурсында катнаштылар. Икенче секциядә 5-7 сыйныф укучылары шагыйрәнең әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. 3 һәм 4 нче секцияләрдә катнашучылар Динә апаның җырларын башкардылар һәм “Без – Тукай оныклары” дигән темага иҗат эшләрен якладылар. 5 нче секция фәнни-гамәли эзләнү эшләренә багышланды. 5-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары туган яклары һәм күренекле шәхесләре турында бик эчтәлекле иҗат эшләре алып килгән иде. Укытучыларның методик эшләнмәләрен бәян итүне үз эченә алган соңгы секция дә читтән торып оештырылган иде. Һәр эшне жюри аерым темалар буенча бәяләде.
Без укучыларым белән дүрт юнәлештә катнаштык. 9Б сыйныф укучысы Тимур Рахимов “Без – Тукай оныклары” юнәлешендә үзенең осталыгын күрсәтте. Ул Динә Камалетдиновага багышлап язган “Ихласлылык көе” (“Мелодия искренности”) дигән шигырен тәкъдим итте. 9 сыйныф укучысы Алия Аюпова “Туган ягымның күренекле шәхесләре” юнәлешен сайлаган иде. Ул фәнни-гамәли эшен каһарман якташыбыз – күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышлаган. 2 сыйныф укучысы Азалия Исхакова рәсем ясап җибәреп, мин, укытучы буларак, методик эшләнмәмне әзерләдем. Безнең барлык эшләребезгә дә югары бәя бирелде. Укучыларымның эшләре үзләре сайлаган юнәлешләр буенча 1 нче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Горурлыгым чиксез!
Иҗат эшләренә бәя бирүдә район мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр, җыр һәм рәсем сәнгате белгечләре катнашты. Ә мәртәбәле жюрида Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, язучы Рәдиф Сәгъди, шагыйрә Галия Гайнетдинова, район газетасының баш редакторы Гакыйль Камалетдинов бар иде. Алар конференциягә тәкъдим ителгән эшләргә карата җитди, тирән фикерләрен әйттеләр.
– Авыл мәктәпләре укучыларының үз җирендә гомер иткән, эше белән танылган кешеләргә карата шундый мөнәсәбәт күрсәтүе шатландыра. Бу -тәрбия, үз кешеләреңә хөрмәт уяту һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә белем туплау. Динә апа иҗаты миңа Фирзәр Мортазин һәм Салават Фәтхетдинов кебек күренекле артистларыбыз аша да таныш. Үз шагыйрәгезнең әйтеп бетергесез талантын мирас итеп саклап, кадерләп, бик дөрес эшлисез. Сез күпләргә үрнәк, – диде язучы Рәдиф Сәгъди.
Очрашуның ахырында Динә апа үзе сүз алып, кичә турында фикерләрен җиткерде.
– Бу көн минем өчен зур бүләк булды бит әле. Шигырь, хикәяләр язу – кешегә күкләрдән иңдерелгән сәләт ул. Еш кына, Динә апа, бу шигыреңне озак яздыңмы, яисә, ничек яздың, дип сорыйлар. Ул шундый халәт, ишелеп-ишелеп үзеннән-үзе килеп тора. Язсаң язып өлгерәсең, әгәр язып куймасаң, шунда ук онытылып югала. Балаларның минем шигырьләремә язган җырларны башкаруын, шигырьләр сөйләвен тыңлап, шулкадәр сөенеп утырдым. Язмаларымны халык яратып кабул итә икән, мин бик тә бәхетле,- диде Динә апа.
Әлеге конференциядә катнашу безнең укучыларга фәнни эшчәнлек нигезләрен үзләштерү, халык алдында чыгыш ясау осталыгын арттыру һәм, әлбәттә, татар әдәбиятының асыл мирасы белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге бирде. Бу аларның киләчәктә белем алу һәм һөнәри үсеш юлында мөһим адым булыр, һичшиксез.
Динә Камалетдинова – татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алган, халкыбызның рухи үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗатында балалар әдәбиятына аерым урын бирелә. Ул Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт, табигатькә сакчыл караш кебек кыйммәтләрне нечкә тоемлау хисе белән сугарылган. Шагыйрәнең әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый, чөнки алар кешелекнең мәңгелек проблемаларын яктырта.
Чыннан да, шушы югары дәрәҗәдә оештырылган фәнни–гамәли конференциядә катнашу минем һәм укучыларым өчен зур адым булып тора. Шушы зур чарада катнашырга булышкан, безне олы юлга алып чыккан өчен укучым Тимурның әти–әнисе Илнар һәм Юлия Рахимовларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук безне әйдәп баручы, мәгариф өлкәсендә минем өчен маяк булган, һәрвакытта да төпле киңәшләрен бирүче өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Сәмиулла кызы Абутдиновага да рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Чулпан ШИГАПОВА,
Чардаклы районы Октябрьский авыл лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Чыганак: https://emet73.ru