ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйребезнең үлмәс җырлары беркайчан үлмәс икән!
Шагыйребезнең үлмәс җырлары беркайчан үлмәс икән!

Шагыйребезнең үлмәс җырлары беркайчан үлмәс икән!

Муса ҖӘЛИЛ
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Шагыйребезнең үлмәс җырлары, чынлап та, беркайчан үлмәс икән! Бүген без шуңа тагын бер тапкыр инандык.
Кичәбез Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, шәһит киткән милләтшләребез рухына дога укудан башланып китте, ин шаа Аллаһ.
Омски шәһәрендә эшләп, иҗат итеп килгән “Ибир” татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге белән оештырылган, Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан уздырылган әдәби-музыкаль кичә бик кызыклы үтте: катнашучылар да, тамашачылар да шагыйрь иҗаты белән таныш икәннәрен исбатладылар, шигырьләрен китаптан да укыдылар, яттан да ялкынланып сөйләүчеләр булды.
14 нче февраль көнне халык-ара китап бүләк итү көне икәнен истә тотып, Зәлифә ханым Рахмангулова һәм Фагыйлә ханым Чумарова килгән кунакларга китаплар бүләк иттеләр… Бүләк алу бәхетенә ирешүчеләр көтелмәгән бүләккә бик куандылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Аккалфаклылар, гадәттәгечә, үзләренең кул эшләреннән торган күргәзмә дә куйганнар иде.
М. Җәлил иҗаты һәм аның батырлыгы белән башка милләт халкы да бик кызыксыналар, аның турында яхшы беләләр. Шул сәбәпле, чакырылган кунаклар арасында Ветераннар советыннан, бүтән китапханә бүлекләреннән килүче кунаклар да булды.
Аеруча әйтеп узасы килә – Марат Сафарович чакыртуы буенча килгән Омски шәһәренең  “Россия – моя история” тарих паркы директоры Тихонов А. А. чыгышы бик үзенчәлекле булды. Ул герой-шагыйрьгә югары бәя бирде, Бөек Ватан сугышы чорында иң танылган өч шагыйрь: Р. Рождественский, К. Симонов һәм М. Җәлил булуын ассызыклады, бәлки, хәтта, М. Җәлил бу өч даһи арасында беренче урында торырлык та булуын әйтеп узды. Киләчәктә, зур күләмле итеп, “Россия – моя история” тарих паркында, татар мәдәни көннәрен уздыруны планлаштырырга һәм бу эш өстендә даими һәм җитди итеп эшләргә кирәклеген сөйләде.
Мохтарият җитәкчесе М. Катыров катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, сценарийны төзүче һәм кичәне алып баручы татар теле укытучысы Ә. Җ. Назыровага рәхмәтен белдерде. Кичә, гадәттәгечә, чәй өстәле янында дәвамын алды, Садия ханым Мухаметшина “Ак калфак” ханымнары ярдәмендә, пешереп алып килгән тәмле татар халык ашлары белән килгән кунакларны сыйладылар.
Татар теле бетә, онытыла дип борчылабыз… Шундый даһилары булган халык бик тиздән үз телен, мәнфәгатен, мәдәниятын онытып, тулысынча чит телгә күчәрләрме икән… Булмас! Бары тик яхшыга, дөреслеккә ышаныйк, телебез өчен көрәшик!!!
Чумарова Фагыйлә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*