Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Китап җыеннары» татар китап клубы очрашуы беренче тапкыр яңа форматта узган. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәетләргә багышланган очрашу төрле аудиторияне җыйган – бәетләрне балачактан ук ишетеп үсүчеләр, жанр белән таныш булмаучылар һәм хәзерге вакытта бу жанр белән кызыксынучылар.
Очрашу барышында «Сак-Сок» һәм «Җиде кыз» бәетләре укылган.
Бәетләрнең бер үзенчәлеге – алар бик аз халыкларда таралдан. Ни өчен татарларда ул шулай киң таралган? Бу татарларның нинди сыйфатлары турында сөйли ала? Кичәдә катнашучылар әлеге сораулар турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar