Рамазан аеның 1нче көнендә (19нчы февральдә), Татарстан мөфтиятендә Казан имамнары җыелышы үтте, аның эшендә 80нән артык мәхәлләдән хәзрәтләр катнашты. Утырыш Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә узды. Көн тәртибендә Рамазан аенда халык белән актив эшләү, шул исәптән дини тәрбия һәм дәгъвәт эше алып бару, югары әзерлекле кадрлар һәм Коръән-хафизлар әзерләү, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре торды. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, 14нче Республикакүләм ифтарга әзерлек, Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Без туган телне өйрәнәбез!” дәресләрен оештыру буенча фикер алыштылар. Проект 2нче марттан 29нчы майга кадәр тормышка ашырылачак.
Җыелыш Татарстан Республикасының “Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге” җитәкчесе Рөстәм Амановның чыгышы белән тәмамланды, ул әлеге оешма тарафыннан алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.
Чыганак: dumrt.ru