Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Кыргызстандагы Бишкек шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге 29нчы гомум белем бирү мәктәбендә булды.
Милли Шура рәисе җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән мәктәп каршында урнашкан татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Шулай ук Кыргызстан мэриясы, хакимияте исеменнән татарлар тарафыннан, Россия илчелегеннән дә чәчкә кәрзиннәре куелды.


