ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев баскетбол бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
Васил Шәйхразыев баскетбол бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Васил Шәйхразыев баскетбол бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстанда. Ул Муса Җәлил призына уздырылган баскетбол турниры җиңүчеләрен бүләкләде.

Әлеге ярыш ике көн дәвамында барган. Анда 7-11 сыйныф укучылары арасыннан 8 команда катнашкан. Бер кызлар командасы да булган. Бүген аларны тәбрикләү тантанасы узып, анда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Илчелеге киңәшчесе Альберт Зөлхарнеев җиңүчеләрне Кубок һәм медальләр белән бүләкләде.

Шулай ук Казан шәһәренең «Уникс» баскетбол командасыннан җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Бу бүләкләр яшь спортчыларны яңа җиңүләргә әйдәде, яңа үрләр яуларга омтылыш уятты.

Милли Шура рәисе билгеләвенчә, Муса Җәлил кубогы турнирының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ике республика гимны яңгыравы – ул бәйгегә мәртәбә өстәде. Алдагы елларда да әлеге ярыш киң колач алыр, дәвамлы булыр дип ышаныч белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*