ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәттәгеләр, запастагы хәрбиләр, кадерле Ватанны саклаучылар!
Сезне чын күңелдән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу күркәм бәйрәм – батырлык, нык ихтыяр, намус һәм Туган илгә тугрылык кебек иң югары кешелек сыйфатларының символы. Ватан иминлеге өчен җаваплылык алган һәркемгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре юллыйм.
Без бүген Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлык күрсәткән ветераннарыбызны, илебез куркынычсызлыгын саклауда күпьеллык хезмәт куйган хәрби хезмәт ветераннарын, бүгенге көндә Россия армиясе сафларында намус белән хезмәт итүче хәрбиләрне аерым хөрмәт белән искә алабыз. Аларның батырлыгы, түземлеге һәм Ватанга мәхәббәте – безнең уртак горурлыгыбыз, яшь буын өчен чын үрнәк.
Аерым рәхмәт сүзләре бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга, алгы сызыкта илебез иминлеген яклаучыларга, үз бурычларын намус белән үтәүчеләргә юллана. Сезнең кыюлык, ныклык һәм җаваплылык хисе зур ихтирамга лаек. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә көч-куәт, исән-сау әйләнеп кайтулар телибез. Шулай ук хәрбиләребезне тылда көтеп алучы гаиләләргә, якыннарына сабырлык һәм түземлек өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Ватанны саклау – ул корал тотып кына түгел, ә көндәлек хезмәттә дә, җәмгыять үсешенә өлеш кертүдә дә күренә торган олы бурыч. Ил язмышына битараф булмаган, тынычлыкны, бердәмлекне һәм тотрыклылыкны кадерләгән һәркем – Ватан сакчысы.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт, хезмәтегездә уңышлар телим. Ватаныбыз күге һәрвакыт аяз, илебез тыныч, халкыбыз бердәм булсын!
Бәйрәмегез белән, кадерле Ватанны саклаучылар!

Иң изге теләкләр  белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*