Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, “Моабит дәфтәрләре”нең авторы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 140 ел булуга багышланган традицион шахмат турниры узды.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге hәм “Ак тулпар” шахмат клубы тырышлыгы белән уздырылган турнирда утызга якын кеше катнашты.
Шахматчыларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкәнең шахмат федерациясе вице-президенты Александр Кашицын сәламләде.
– Турнирны быел да Ульяновск өлкәсенең шахмат федерациясе белән берлектә оештырдык. Бәйгедә мәктәп укучыларының, яшьләрнең елдан-ел күбрәк катнашуы аеруча сөендерә,- дип шатлыгы белән уртаклашты “Ак тулпар” шахмат клубы җитәкчесе hәм бәйгенең төп спонсоры Камил Мусин.
Шәһәребезнең танылган шахматчысы Малик Абдулязанов быел да 1 нче урынны алды. Ә Владислав Туровер белән Раул Ахметзянов 2-3 нче урынны үзара бүлештеләр. Шамил Ибраһимов, Виталий Арисов, Роман Шаповалов, Кәрим Мингалиев, Анастасия Коновалова, Айдан Калимуллин, Василиса Тимофеева, Елена Голубничая, Марс Незеев, Даниил Шаповалов, Егор Зобов һәм Камилла Тяпкаева призлы урыннарга лаек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм шахмат тактасында тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!
Турнирны оештыручылар җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кубоклар, дипломнар һәм акчалата призлар тапшырды. Бәйгедән беркем дә бүләксез китмәде – барлык катнашучылар да автономия белән спонсорларның истәлекле бүләкләрен алу бәхетенә иреште.
Чыганак: emet73.ru