ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районында район Советының киңәйтелгән утырышы узды
Чирмешән районында район Советының киңәйтелгән утырышы узды

Чирмешән районында район Советының киңәйтелгән утырышы узды

24 нче февраль көнне Чирмешән районында район Советының киңәйтелгән зур утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов та катнашты.

Кунаклар Кара Чишмә авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнаштылар. Аннан соң район мәдәният йортында зур күргәзмә карадылар.

Утырышта алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр, шулар арасында Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасын озак еллар җитәкләгән  Шәүкәт Гатин “Татар халкы алдындагы казанышлары” медале белән, ә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының бүлек мөдире Рәзидә Галиева конгрессның Рәхмәт хатына ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*