ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Казанның ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Казанның ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләре билгеле

«Казанның ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Казан Ратушасында «Казанның ел укытучысы – 2026» конкурсы кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Быел шәһәрнең 381 педагогы гариза биргән. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Сез Казан мәгариф системасын новаторлык алымнары белән күтәрәсез, балаларга белем бирәсез һәм үсеп килүче буынны традицион кыйммәтләр рухында тәрбиялисез. Нәкъ менә укытучы һәр балада аның индивидуальлеген күрергә һәм көчле якларын үстерергә ярдәм итә», – дип мөрәҗәгать итте тантанада җыелган педагогларга шәһәр башлыгы.

Ул Казанда белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шәһәрдә тәмамлаган һәр бишенче укучы –медаль иясе, ә укучылар төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Җиңүчеләрне 11 номинация буенча билгеләделәр: «Фән укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран – педагог», «Инклюзив педагогика остасы», «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту предметы буенча Казан шәһәре ел укытучысы», «Тәрбия һәм укытуның туган теле булган төркем тәрбиячесе» һәм «Ел тәрбиячесе».

Шәһәр этабында конкурсның район этапларында җиңүче педагоглар һәм призерлар катнашты. Иң өлкән катнашучы –75 яшьлек Наталья Мөхәммәдуллина, 50 нче номерлы гимназиянең пенсиядәге башлангыч сыйныф укытучысы. Иң яше – 119 нчы номерлы мәктәпнең 22 яшьлек тарих укытучысы Василий Иванов.

Конкурс сынаулары йомгаклары буенча 47 җиңүче һәм призер билгеләнде. Аларның һәркайсы 15-150 мең сум күләмендә акчалата премияләр алды.

Төп бүләк – «Казанның Ел укытучысы – 2026» исеменә 121 нче номерлы лицейның 26 яшьлек рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды. Ул инде алты ел педагог булып эшли. Бу вакыт эчендә берничә фильм булдырган, РФ Президентының яшь сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү өчен стипендия лауреаты, берничә әдәби җыентык, концерт программалары һәм спектакльләр сценарийлары авторы.

«Мин балаларны ачуга, аларның шәхси үсешенә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышам. Моның өчен иҗади алымнар кулланам. Бу конкурска үземне ниндидер авантюрага барган кебек тойдым. Ләкин тәвәккәл таш яра, һәм мин җиңүгә ирештем. Бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык», – дип сөйләде Илья Тарасов.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*