Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саратов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында татар гимназиясендә булды.
Саратовтагы Советлар Союзы Герое Г.Г.Рамаев ис. милли татар гимназиясе – шәһәрнең үзәк белем бирү учреждениеләрнең берсе.
Биредә Васил Габтелгаяз улы уку кабинетларын карап чыкты, туган телне укыту методикасы һәм дәреслекләр белән тәэмин ителеш мәсьәләләре белән кызыксынды. Гимназиянең төбәктә татар мәдәниятен һәм телен саклаудагы ролен югары бәяләде.
Белешмә: Саратов өлкәсендәге Советлар Союзы Герое Г.Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә сыйфатлы белем алырга һәм татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнергә мөмкин. Педагогик коллектив укучыларның һәм аларның ата-аналарының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен конструктив программаларны һәм башка белем бирү системаларының үзенчәлекләрен актив рәвештә кертергә омтыла. Укыту рус телендә алып барылса да, шул ук вакытта татар теле һәм әдәбиятына да җитди игътибар бирелә.






