Күптән түгел Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәгендә үзенчәлекле, дулкынландыргыч атмосфера хакимлек итте. Талантлы биш кыз катнашлыгында оештырылган бәйге чын бәйрәмгә әйләнде. Бу хакта «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» хәбәр итә.
Конкурста катнашучы кызлар башта үзләре турында сөйләделәр, таныштырдылар, иҗади номерлары белән гаҗәпләндерделәр, бар яклап үзләренең оста икәнлекләрен күрсәттеләр һәм, әлбәттә, милли киемнәрдә чыгыш ясадылар.
Жюри әгъзаларына Тимур Гомәровка (татар теле укытучысы), Динара Сабировага (вокал укытучысы), Нәсимә Бабакинага (Колыван районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе) иң-иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмады.
Нәтиҗәдә җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде: Мәрьям Вәлитова — “Иң нәфис”, Аделина Емалетдинова — “Иң оста”, Эльмира Тимеркаева — “Иң заманча”, Сафия Хәмидуллина — “Иң тырыш”, Саяна Мамаева “Иң назлы” номинацияләренә ия булды.
Һәм, әлбәттә, аларны бәйгегә әзерләгән һәм чара барышында көч биреп торган ата-аналарның өлеше зур. Нәкъ менә алар —милли традицияләрне саклаучылар һәм залдагы төп тамашачылар булды.