ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре талантларга бай
Тубыл шәһәре талантларга бай

Тубыл шәһәре талантларга бай

Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды.

20 елга нәтиҗә ясап, уңышлары белән уртаклашып, дусларын җыеп бәйрәм итте ветераннар ансамбле. Бәйрәм чарасын «Очрашу» җыры белән башлап җибәрделәр.

Кичәне ике телдә оста итеп Рузалия Корманалиева алып барды. Ул матур, аһәңле тавышы белән ансамбльнең тарихын сөйләде. Экраннан тарихка кагылышлы фотосурәтләр күрсәтелеп барды. 20 ел дәверендә ансамбльдә җырлаучылар, иҗат итүчеләр турында сөйләп, уңышлары белән таныштырды.

Аннары җырлар белән үрелеп барган котлаучыларның чыгышлары, теләкләре яңгырады. «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхинаны һәм ансамбль әгъзаларын өлкә Думасы депутатлары Тамара Казанцева, Регина Юхневич котладылар.

Шәһәр Думасыннан депутат Әлфия Петухова, шәһәр иҗтимагый палатасы әгъзасы Фаяз Мозафаров, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең вакытлыча директор вазифасын башкаручы Елена Чегодаева, Тубыл округының мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских сәхнәдән юбилярларны котлап бүләкләр бирделәр, җылы теләкләр теләделәр. «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең барлык җырчыларына, ансамбльнең ветераннары – педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйковка, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, милли сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән Роза Яхинага Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесен Бөтендөнья татар конгрессы төбәкара иҗтимагый оешмасының «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков тапшырды.

Төмән кунаклары, «Пышны», «Кәмәчыгыш», «Елым чыгыш», «Учак яна» ансамбльләре «Себер гимны», «Такмаклар», «Индрәем-бәгърем», «Әнисә», «Ямбай авылым», «Безнең урам»ны башкардылар. Матур чыгышлары, дәртле төйдереп биюләре тамашачылар күңелендә онытылмаслык якты тәэсирләр калдырды, иҗат бәйрәменә ямь өстәде.

Роза Яхина: «20 ел – 20 көн түгел. Күп еллар һәм күп юллар үтелде, күп җырлар башкарылды. Ансамбльнең репертуарында 50дән артык җыр бар. Төмән өлкәсе шәһәрләрендә һәм районнарында, Казан, Арча, Семей, Омск, Пенза шәһәрләрендә узган милли- мәдәни чараларда катнаштык. Җырчыларыбыз – Заһидә апа һәм Сөнгатулла Бекениннар, Мәхмүдә апа Әминова сугыш чорында туып-үскән ветераннар. Бүгенге көндә концертларда катнашкан һәр җырчы татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Без шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмнәребез: Сабантуй, Нәүрүз, Рамазан һәм башка милли-мәдәни чараларда катнашабыз. Ансамбль төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булды, Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Безне котларга килгән барлык дусларыбызга, себер-татар мәдәният үзәге артистларына, Тубыл округының мәдәният үзәге сәнгать осталарына, Төмәннән дүрт иҗади төркем алып килгән Җәгъфәр Касыймовка, чараны оештыруда чын күңеле белән булышлык күрсәткән Елена Чегодаевага, коллективына, сәнгать җитәкчесе Зөфәр Кормановка, сценарий язуда ярдәм иткән Гөлсинә Ташкеевага, себер татарлары автономиясенә, Рәнчектән кызы Диана белән Гүзәл Шәриповага, Зур Бичадан авыл җирлеге башлыгы Люция Хәмитовага рәхмәтләремне белдерәм. Юбилей концертына районнардан күп тамашачылар килде. Барчасына җылы теләкләремне юллыйм», – дип фикерләрен әйтте. Тамашачыларның мәхәббәтен яулаган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең юбилейлы концерты йомгакланды. Татар моңын, җырларын яраткан тамашачылар ансамбль җырчыларына уңышлы, дәвамлы иҗат юлын теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле юбилеенда.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*