ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Исмәгыйл хәзрәт Мөхәммәтовка Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды
Исмәгыйл хәзрәт Мөхәммәтовка Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды

Исмәгыйл хәзрәт Мөхәммәтовка Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис.Казан мәдрәсәсе остазы, Исмәгыйл хәзрәт Мөхәммәтовны 80 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләде.

Татар мәгариф системасын үстерүдә, татар мәхәлләләре өчен кадрлар тәрбияләүдә, телебезне, гореф- гадәтләребезне саклауда керткән зур өлешләре өчен Исмәгыйл Шәмгун улын Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләде.

Белешмә: Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе остазлары, тәрбиячеләре хәзерге вакытта көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә, Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән килеп укучы 300 дән артык шәкерткә гыйлем һәм тәрбия бирә. Татар телле һәм татар җанлы уку йортында булган уңай үзгәрешләр остазлар эшчәнлеге белән бәйле. Мәдрәсәнең иң олы остазларының берсе – Исмәгыйл Мөхәммәтов. Ул эшеннән лаеклы ялга чыккач, 1997 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керә. 1998 елда мәдрәсә Яңа Бистәгә күчкәч ректор ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Менә инде утыз елга якын шул вазыйфада эшли. Мәдрәсәнең уку-укыту базасын ныгытырга, реконструкция эшләренә күп көч куя. Тирә-як төбәкләрдә булып халыкка дәгъвәт итә, шул ук вакытта мәдрәсә музеен тулыландыру өстендә ярдәм күрсәтә. Мәдрәсә шәкертләренә тәрбияче-остаз булып тора. Яшьләр арасында милли-патриотик тәрбия белән шөгыльләнә, үзе дә кул остасы – шәкертләргә булган һөнәрен өйрәтә, хезмәт тәрбиясе бирә. Укучылар белән төрле милли-мәдәни чараларда актив катнаша, башлап йөри.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*