Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче олы бәйрәмебез – Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге аебыз күз ачып йомганчы узып та китте. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә “Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул кеше анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр” дигән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итик, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.
Кадерле мөселманнар, Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев