Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә старт бирелде. Төбәк этапларында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 июленә кадәр кабул ителәчәк.
Халыкара бәйге өч этапта уза – төбәк этабы, ярымфинал һәм финал. Ярымфинал 2026 елның август аенда Казан шәһәрендә, финал этапы исә октябрь аенда Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булачак.
Катнашучылар 18-27 яшь аралыгында булырга һәм татар телендә иркен аралашырга тиеш. Бәйгенең һәр этабында катнашучылар милли киемнәрдә дефиле, интеллектуаль һәм иҗади этапларда көч сынашачак.
Бәйгенең төп максаты – татар халкының традицияләрен һәм телен саклап, аларны дөньяга таныту. Шулай ук бәйге катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачып, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә булышлык итүне дә күзаллый.
Гаризаларны 5 июльгә кадәр түбәндәге сайтта тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/69899e04505690be47e50cf3/
Нигезләмәгә сылтама: https://disk.yandex.ru/d/G_73-kUXg-Mjkg
Элемтә өчен: enze.almazovna@mail.ru