Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, мөселманнарның олы бәйрәмнәренең берсе уңаеннан, Ураза гаете намазында катнашты. Васил Габтелгаяз улы Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни мәчетендә булды, анда бәйрәм вәгазе һәм гает намазы узды.
Ураза гаете – мөселман календареның ике төп бәйрәменнән берсе, Рамазан ае буена барган Ураза тоту тәмамлану билгесе. Ураза тәмамлануны бәйрәм итү Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) чорында 624 елдан башлана.


