Татарстанда мәктәп театр хәрәкәте елдан-ел үсеш ала, балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга, милли мәдәнияткә кызыксыну тәрбияләүгә хезмәт итә. Әлеге юнәлештә оештырылган фестивальләр укучыларга үз сәләтләрен киң аудитория алдында күрсәтү мөмкинлеге бирә, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора.
Шушы максатларны күздә тотып үткәрелгән II республикакүләм мәктәп театрлары фестивалендә Курса-Почмак мәктәбе укучылары (ьитщкчелщре Л.М.Шиёапова) да актив катнашты. Алар Минзәлә шәһәрендәге Сабир Өметбаев исемендәге драма театрында чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нәтиҗәдә “Яшь иҗатчылар” түгәрәге әгъзалары фестиваль җиңүчеләре исеменә лаек булды.
Катнашучылар кубок, диплом һәм 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Моннан тыш, һәр укучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу яшь артистларның хезмәтенә бирелгән бәя генә түгел, ә аларның киләчәк иҗади үсеше өчен дә зур этәргеч булып тора.
Чыганак: arskmedia.ru